Укучылар инде БДИга күптән күнекте, ә менә әти-әниләр әле дә үз заманындагы имтиханны кайтарырга өметләнә...
Тугызынчы һәм унберенче сыйныфны тәмамлаучы укучыларның ата-аналары өчен имтиханнар – иң борчулы темаларның берсе. Дәүләт йомгаклау аттестациясен бирү турында алар бер ел гына да түгел, хәтта берничә ел алдан борчыла башлый. Елын-елга булачак сынауларга бәйле күп кенә сораулар туа. Шуңа күрә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Анзор Музаев уку елының беренче яртысында, традицияне бозмыйча, әти-әниләрне борчыган мәсьәләләргә ачыклык кертә.
9нчы сыйныфтан соң тапшырыла торган төп дәүләт имтиханы үзгәрәчәкме? Бердәм дәүләт имтиханын кабат тапшыру хокукы сакланачакмы? Яхшырак нәтиҗәне сайларга мөмкинлек бирелерме? Бердәм дәүләт имтиханыннан баш тарту нияте юкмы, дигән сорау исә бу төр имтихан барлыкка килгәннән бирле яңгырый. Сүз уңаеннан, укучылар үзләре инде БДИга күптән күнекте, алар шуннан башкасын белми дә. Ә менә ата-аналар әле дә үз заманнарындагы имтиханны кайтару омтылышы белән яна, кирәксезгә артык хафалана.
Өч атна эчендә “кайнар линия”гә ата-аналардан берничә йөз сорау килгән. Иң күбе – быел гына гамәлгә кертелгән яңалык – БДИның бер предметын яңадан тапшыру мөмкинлегенә бәйле булган. Киләсе елда бу мөмкинлек сакланырмы? Ә бәлки укучыларга яхшырак нәтиҗәне сайлау мөмкинлеге бирергәдер?
- Президентның бу йөкләмәсе вакытлы түгел, ул даими үтәүне күздә тота. Шулай булгач, БДИны яңадан тапшыру хокукы сакланачак, БДИ-2025 җәдвәле проектында алар өчен 3 һәм 4 июль көннәре билгеләнгән инде, - дип җавап бирде Анзор Музаев. – Иң яхшы нәтиҗәне сайлау мөмкинлегенә килгәндә, монда безнең позициябез нык – юк!
Музаев аңлатканча, имтиханны яңадан тапшыру мөмкинлеге “биреп карыйм әле, бәлки бәхет елмаер” дип барып кайту өчен кертелмәгән. Бу үз белемнәренә ышанган, ләкин бик нык борчылган яки хәле начараю сәбәпле үзен күрсәтә алмаган балалар өчен тагын бер мөмкинлек. Рособрнадзор башлыгы сүзләренә караганда, быел яңадан сыналырга килгәннәрнең 73 проценты нәтиҗәләрен яхшырта алган, 9 проценты үз нәтиҗәләрен саклаган, калганнары начаррак тапшырган.
- Кабат тапшыруда балларын югалтканнарның күбесе төп имтиханда минималь бусаганы үтә алмаган укучылар, – дип ассызыклый Анзор Музаев. – Бу әүвәл үк белемнәре начар булган балалар. Әмма 81 процент очракта имтиханны яңадан бирүне аңлы рәвештә сайлаганнар өчен бу карар үз-үзен аклады.
Ә менә 9нчы сыйныфтан соң төп дәүләт имтиханына яңадан тапшыру мөмкинлеген кертүнең мәгънәсе юк, дип саныйлар. Ләкин төп дәүләт имтиханы шулай ук үзгәреш кичерәчәк.
- Мәктәп имтиханнары – телибезме без моны, юкмы, һәрвакыт камилләшергә тиеш. Дөньяның цифрлы трансформациясе бара, белем бирүнең барлык дәрәҗәләре вазгыятькә тиз җайлашырга тиеш. Бу реформа түгел, бу бары тик дөрес төзелгән эш. Имтиханнар үзгәрергә тиеш. Һәм бездә бу даими рәвештә бара. Бердәм дәүләт имтиханы гамәлгә кертелгәннән бирле 50 проценттан артыкка үзгәрде, – дип ассызыклый Анзор Музаев.
9нчы сыйныфны тәмамлаучылар тапшырган имтихан бүгенге көндә укырга кергәндә исәпкә алынмый. Техникум һәм көллиятләргә сайлау бүген мәктәп аттестатының уртача баллы буенча бара, һәм бу күрсәткеч тулаем ил буенча “5”кә якынлаша. Болай булгач, урта һөнәри уку йортларына сайлап алу процедурасы үтә күренмәле һәм объектив түгел, дигән нәтиҗә ясыйлар. Ләкин бу уку елында әле бернинди үзгәрешләр булмаячак. Барлык җитди карарлар 1 сентябрьгә кадәр кабул ителергә тиеш. Уку елы уртасында нидер үзгәртеп корулар күздә тотылмый, ди Рособрнадзор башлыгы. Әмма якындагы елларда төп дәүләт имтиханын бәяләү һәм бу нәтиҗәләрне куллану рәвешендә зур яңалыклар булыр, мөгаен.
Анзор Музаев билгеләп үткәнчә, БДИда яңа мәҗбүри предметлар кертү күздә тотылмый, ә менә якын киләчәктә биремнәрдә гамәли биремнәр барлыкка килүе бик мөмкин. Мәсәлән, табигый-фәнни цикл предметлары – биология, физика, химия буенча имтиханда тәҗрибә өлеше булырга тиеш, дигән фикерләр әйтелә. Әмма моның өчен мәктәпләрнең матди-техник базасы тиешле дәрәҗәдә булуы мөһим.
Комментарийлар