16+

Нәҗибә Ихсановага багышланган фильмның премьерасы Мәскәүдә күрсәтелә

16-18 августта Мәскәүдә узачак Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәрендә "Нәҗибә" исемле документаль фильмның премьерасы булачак, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗибә Ихсанованың 80 яшьлек юбилее уңаеннан төшерелгән фильмның режиссеры - Алмаз Нургалиев.

Танылган артистка, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Ихсанова - күренекле драматург Туфан Миңнуллинның хәләл җефете. Ул 1961 елдан Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Бүгенге көнгәчә сәхнәдә уйный.

Артистканың тормыш һәм иҗат юлына багышланган фильм быел 5-11 сентябрьдә Казанда XIII Халыкара мөселман киносы фестивалендә дә тәкъдим ителер дип көтелә, дип яза Татар-информ.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading