16+

Ничек акыллы булырга?

Даими спорт белән шөгыльләнегез.

Ничек акыллы булырга?

Даими спорт белән шөгыльләнегез.

1.Спорт кан әйләнешен яхшырта, баш миен кислород белән тәэмин итә. Үзегезгә ошаган спорт төрен сайлап алыгыз. 

2. Тиешенчә йокларга тырышыгыз. Йокы җитмәү игътибарлылыкны киметә, хәтерне начарайта, күрү, ишетү сәләтен һәм реакцияне киметә. 

3. Ашказанына гына түгел, баш миенә дә ризык кирәк. Авокадо, караҗиләк, сөмбаш балыгы, чикләвекләр, яшелчәләргә өстенлек бирергә тырышыгыз. 

4.Һәрвакыт нинди дә булса яңылык белергә тырышыгыз. Көн саен биш чит сүз өйрәнсәң дә файдалы. Шулай ук музыка уен коралларында уйнарга өйрәнү, математик мәсьәләләр, кросворд чишү дә баш миен яхшы эшләтеп җибәрә.

5. Үзегездән акыллырак булган кешеләр белән аралашырга тырышыгыз, алардан сорашыгыз, үзегез белмәгән тармаклар белән кызыксыныгыз. 

6.Атнасына бер тапкыр булса да яңа китап укыгыз. Китап сезнең сүз байлыгыгызны да яхшыртачак әле. 

7.Шахмат уйнагыз. Дөньядагы иң шәп уеннарның берсе шахматтыр. Бу уенны уйнаганда логик фикер йөртү, хәтер, игътибарлылык яхшыра.

8. Рәсем яса. Рәсем ясау баш миенең уңъяк ярымшарын тизрәк эшләргә мәҗбүр итә. Шул ук вакытта иҗади сәләтләрне ачуга да ярдәм итә. Яхшы ясыйсыңмы, начармы – иң мөһиме – яса гына. Син бит Эрмитаж күргәзмәсе өчен түгел, ә үзең һәм үз үсешең өчен ясыйсың.  
 

фото - pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading