16+

Казанда уңышлы эшмәкәр булу серләрен өйрәтәләр

Россиянең төрле шәһәрләрендә уза торган масштаблы, эшмәкәрләрнең иң зур “Перезагрузка” форумы быел Казанда узачак. 16 март көнне биш меңнән артык урта һәм кече эшмәкәр Баскет-холл үзәгендә җыелачак. Әлеге форум турында тулырак “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Россиянең төрле шәһәрләрендә уза торган масштаблы, эшмәкәрләрнең иң зур “Перезагрузка” форумы быел Казанда узачак. 16 март көнне биш меңнән артык урта һәм кече эшмәкәр Баскет-холл үзәгендә җыелачак. Әлеге форум турында тулырак “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Форумны оештыручыларның берсе “Синергия” бизнес мәктәбе һәм университетының җәмәгатьчелек белән эшләү департаменты җитәкчесе Дмитрий Чубаров әйтүенчә, форумның Казанда уздырылуы очраклы түгел.

- Эшмәкәрләргә ярдәм итү ягыннан, уңай инвестицион климат булдыру өлкәсендә дә Казан алга киткән төбәкләрнең берсе булып санала. Форумны уздыру өчен нәкъ менә бу шәһәрне сайлап ялгышмаганбыз дип уйлыйм.
Форумның махсус чакырылган кунагы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булачак, – диде Дмитрий Чубаров. Татарстанның икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин әйтүенчә, республикада эшмәкәрләргә чынлап та зур игътибар бирелә. “Әйтик, Татарстанда дәүләт сатып алуларында катнашучы кече эшмәкәрлек субъектлары саны ике тапкырга арткан. Эшмәкәрлек субъектларына заказлар былтыр 38 миллиард сумга арткан”, – ди ул. Форумда дөнья күләмендә танылган спикерлар, трафикны җәлеп итү буенча эксперт-практик Михаил Колмаков, “Синергия” бизнес мәктәбе ректоры Григорий Аветов, “Чәйхәнә №1” брендын булдыручы, әлеге проектның хуҗасы Алексей Васильчук һәм башка уңышка ирешкән эшмәкәрләр тәҗрибә уртаклашачак. Алар интернетта үз бизнесыңны булдыру, социаль челтәрләрдә рейтинг җыю, икътисад базарында үз урынңны табу серләрен өйрәтәчәк. Форумда теләгән һәркем катнаша ала.

 “Перезагрузка” форумында катнашу өчен www.казаньперезагрузка.рф сылтамасы буенча кереп теркәлергә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading