16+

Ник Вуйчич казанлыларга «Чикләре булмаган тормыш» турында сөйләячәк

Казанга Австралиянең бөтен дөнья буенча күренекле спикеры һәм меценаты Ник Вуйчич киләчәк, дип яза kzn.ru.

Ник Вуйчич казанлыларга «Чикләре булмаган тормыш» турында сөйләячәк

Казанга Австралиянең бөтен дөнья буенча күренекле спикеры һәм меценаты Ник Вуйчич киләчәк, дип яза kzn.ru.

Казанга кадәр ул Россия һәм Белоруссиянең алты шәһәрендә булачак. «Чикләре булмаган тормыш» - әлеге шәхеснең төп китабы һәм ул кешеләргә нәкъ менә шушы сүзләр белән мөрәҗәгать итә. Раса, милли, мәдәни һәм социаль аермалыкларга карамастан, барлык кешеләр өчен дә тормышның чикләре юк. Авторның тормыштагы уңышы һәм ул уйлап тапкан төп принциплар кешеләрдә өмет уята, үз көчеңә ышаныч тудыра. Ник Вуйчич чыгышларын бөтен дөньяда миллионнан артык кеше тыңлый.

Ник Вуйчич Казанда 30 май көнне сәгать 18.00дә «Татнефть-Арена»да чыгыш ясаячак. Чарага 8 меңнән артык казанлы һәм башкала кунаклары килер дип көтелә, дип хәбәр итә оештыручылар.

Сүз уңаеннан: Ник Вуйчичның тумыштан куллары һәм аяклары юк. Ул үз-үзенә кул салырга да теләгән. Күпмедер вакыттан соң тормышның кадерен белергә, аны кешеләргә багышларга кирәклегенә төшенә. Тиздән хәйриячелек белән шөгыльләнә башлый. Кинога төшә, телешоуларда катнаша, китаплар яза. Күп илләрдә халык алдында чыгышлар ясый. 2012 елда өйләнә, ике баласы бар. Хәзерге вакытта Калифорниядә яши.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading