16+

Николай Зотов белән Тимур Дунаевның мәетенә экспертизаны Ростов-на-Донуда үткәрәчәкләр (+видео)

Шуннан соң гына якташларыбызны Чаллыга кайтарачаклар.

Шуннан соң гына якташларыбызны Чаллыга кайтарачаклар.

Чаллыдан махсус хәрби операция зонасында катнашкан Николай Зотов һәм Тимур Дунаевның мәетләренә Ростов-на Дону моргына илтәчәкләр. Бу хакта «Челнинские известия» басмасына Зотовлар гаиләсенең танышы хәбәр иткән.  

Хәрби суд-медицина экспертизасы бюросы белгечләре әлеге фаҗигане тикшерәчәкләр, кирәкле экспертизалар билгеләячәкләр. Шуннан соң Чаллы хәрби комиссариатына шалтыратып, якташларыбызны җирләү өчен шәһәргә илтеп алырга рөхсәт итәчәкләр.

Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, ике кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте 10 декабрьдә Воронеж өлкәсендә килеп чыккан. Доктор Николай Зотов Воронеж өлкәсенә гуманитар йөк һәм өч  машина алу өчен килә. Фаҗигагә 10 минут кала Зотов икенче машинага күчеп утыра. Беренчел фаразларга караганда, алар "Газель" белән кара-каршы бәрелешә. Зотов белән бергә машинада Тукай районыннан 34 яшьлек Тимур Дунаев та була.

Фаҗигале һәлак булган Николай Зотов һәм Тимур Дунаев мәетенә экспертиза Ростов-Донда була

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading