16+

“Әниләр киңәше” эшен башлады

Татарстанда "Әниләр киңәше" дип исемләнгән проект эшли башлады. Әниләр балалар бакчаларын, мәктәпләрне, лагерьләрне карап, тикшереп куркынычсызлык сыйфат буенча үз бәясен бирәчәк. Әлеге проектны "Единая Россия" партиясенең төбәк бүлеге тәкъдим иткән.

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев балаларның җәйге ялы иң мөһим темаларның берсе, дип саный. Лагерьләргә кагылышлы ата-ананың һәр соравына җавап бирергә әзербез, ди ул.

Татарстанда мәктәп каршындагы лагерьләрне киметеп шәһәрдән читтә ял итү урыннары булдыру турында эш алып барыла. Андрей Кондратьев фикеренчә, иң яхшысы- кара диңгез буенча сәламәтләнү узу. Анда безнең республиканың үз лагере бар. Быел диңгез буенда 6500 бала ял итәчәк.

Проект нәтиҗәләре буенча тикшерелгән оешмаларга махсус вымпел тапшырачаклар. Әниләр киңәшләрен туплап җыентык бастырырга уйлыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading