16+

Әнисе белән бер хастаханәдә үлгәннәр: Чаллы танылган педагогын югалтты

Әнисе өч көн дәваланганнан соң вафат булса, Ләйлә ханым 10 көннән соң бакыйлыкка күчә...

Әнисе өч көн дәваланганнан соң вафат булса, Ләйлә ханым 10 көннән соң бакыйлыкка күчә...

Чаллының инфекцион хастаханәсендә 61 яшьлек Ләйлә Габдуллина вафат булган. Озак еллар КФУның Яр Чаллыдагы институтында хезмәт куйган педагогның вафаты хакында "Челнинские известия" хәбәр итте.

Газетада басылган хәбәрдә Ләйлә ханымның хастаханәгә 10 июньдә керүе турында языла. КТ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, үпкәләре 35 процентка зарарланган була. Шул ук хастаханәдә аның әнисе дә яткан. Кызганыч, кызы да, әнисе дә вафат булганнар. Әнисе өч көн дәваланганнан соң вафат булса, Ләйлә ханым 10 көннән соң бакыйлыкка күчә...

Якыннарыгызны саклагыз!

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading