16+

Әнисе карантинда вакытта, улы суга батып үлә. Ана - шок хәлендә

Хәзерге вакытта егетне эзләү дәвам итә.

Әнисе карантинда вакытта, улы суга батып үлә. Ана - шок хәлендә

Хәзерге вакытта егетне эзләү дәвам итә.

Севастополь шәһәрендә баласы суга батып үлгәнен ишеткәч, изоляциядә яшәүче хатын чыгып качарга тели. Тик аны тоткарлыйлар. Әлеге вакыйга турында «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Covid-19 диагнозлы кешеләр белән аралашкан медицина хезмәткәрләре Севастопольнең Балаклава районында «Изумруд» пансионатында изоляциядә яши. Шәһәр хастаханәсендә эшләүче 46 яшьлек Ирина да 13 апрельдән бирле биредә тора. Ул изоляция кагыйдәләрен төгәл үти. 

Тик 19 апрельдә көндез аңа кайгылы хәбәр җиткерәләр. Иринаның 26 яшьлек улы Андрей суда батып үлүен әйтәләр. Фаҗига пансионаттан берничә километр ераклыктагы комлыкта була. Бу хәлне ишеткәч, хатын пансионаттан чыгып качарга җыена. Качарга маташканда, Ирина палатаның пыяла ишеген вата, аның аягы, иңбашы, куллары пыяла ватыкларына яралана. 

Иринаны тоткарлыйлар һәм полициягә хәбәр итәләр. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре һәм психолог кайгыга баткан анага ярдәм итәргә тырыша. 

18 апрельдә кичке якта Яшма комлыгында бер кеше диңгезгә батуы турында шаһитлар хәбәр итә. Батучы кеше — Иринаның улы Андрей булып чыга. Комлыкка килгән коткаручылар Андрейны таба алмый. 

Хәзерге вакытта 26 яшьлек егетне эзләү дәвам итә. Ул хәбәрсез югалган булып санала. Ирина исә шок халәтендә, аңа табиблар ярдәм күрсәтә.

Чыганак: https://intertat.tatar/

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading