16+

Әнисе, тугыз айлык баласын үтереп, өеннән чыгып киткән...

Моңа кадәр 23 яшьлек хатын тугыз айлык баласы белән хастаханәдә ята.

Моңа кадәр 23 яшьлек хатын тугыз айлык баласы белән хастаханәдә ята.

Мәскәүдә тугыз айлык баланы үтерү турында җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Коломна шәһәрендә яшәүче 28 яшьлек ир-ат 16 майда полициягә мөрәҗәгать итә. Ул өйдә бала караватында нәни улының мәетен табуы турында сөйли. Бу вакытта баланың анасы өйдә булмый. Якынча мәгълүматлар буенча, баланы буып үтергәннәр.

Моңа кадәр 23 яшьлек хатын тугыз айлык баласы белән хастаханәдә ята. Хатын иренә — баланың атасына хат яза. Ул «уколлар ясаганда һәм анализ алганда улының күз яшьләренә карап тора алмавын» әйтә.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, хатын баласын буып үтерә, аннары мәетне фатирда калдыра, үзе урманга чыгып китә. Бу хатынны полиция һәм волонтерлар бер тәүлек чамасы эзләгәч, тапканнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Чыганак: Интертат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading