16+

Әнисенең үле гәүдәсен баздан тапкан...

Башкортстанның Тәтешле районында булган бу коточкыч хәл, дип яза "Кызыл таң".

Әнисенең үле гәүдәсен баздан тапкан...

Башкортстанның Тәтешле районында булган бу коточкыч хәл, дип яза "Кызыл таң".

Югары Балтач авылында иртә белән 14 яшьлек үсмер әнисенең өйдә булмавына нык гаҗәпләнгән. Иркенләп чәй эчеп утырган әтисе исә улын тынычландырмакчы булып, аның эш буенча чыгып китүен әйтә. Ләкин сизгер бала күңеле моңа ышанмыйча, әнисен эзли башлый һәм базда аның үле гәүдәсенә тап була. Коты алынган үсмер, энесен чакырып алып, күршеләренә йөгереп керә һәм барысын да сөйләп бирә. Полиция чакыртканнан соң, кире күрше апасы белән кереп, үтерүчене өйдә бикләп куялар. Ләкин ир тәрәзә аша чыгып кача. Хокук сакчылары аның эзенә тиз төшкән. Җинаятьнең сәбәбе – аракы эчү һәм көнләү.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading