«Күз алдына китерәсеңме, аның ире...», «Ул бөтенләй киенә белми...», «Чынлыкта ул бернинди дә алыштыргысыз белгеч түгел!», «Аларның балалары тәрбиясез...» Безнең көнебез гайбәттән башка узмый диярлек. Кеше тикшерергә, гайбәт сатарга яратабыз да инде. Белгечләр сүзләренчә, сөйләшүнең сиксән процентын кеше турында ләчтит сатып уздырабыз икән. Таныш-белешләр белән очрашканда гайбәт сөйләшеп китмәс өчен,...
«Күз алдына китерәсеңме, аның ире...», «Ул бөтенләй киенә белми...», «Чынлыкта ул бернинди дә алыштыргысыз белгеч түгел!», «Аларның балалары тәрбиясез...» Безнең көнебез гайбәттән башка узмый диярлек. Кеше тикшерергә, гайбәт сатарга яратабыз да инде. Белгечләр сүзләренчә, сөйләшүнең сиксән процентын кеше турында ләчтит сатып уздырабыз икән. Таныш-белешләр белән очрашканда гайбәт сөйләшеп китмәс өчен, психологлар нибары бер җөмлә әйтергә куша - «Нишләп син аны миңа сөйлисең?». Ләчтит сата башлаган кеше, бу сүзне ишетүгә, шып туктый да кала. Бердән, бу сезнең аны тыңлыйсыгыз килмәүне аңлата, икенчедән, ул сүзнең мондый юнәлеш алуыннан какшап кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар