16+

Новосибирскида Сталинга һәйкәл куйганнар

Новосибирскида Иосиф Сталинга һәйкәл куелган, дип яза «Азатлык».

Новосибирскида Иосиф Сталинга һәйкәл куелган, дип яза «Азатлык».

Һәйкәлнең рәсми ачылышы 9 май көнне узды.

13 март Новосибирскийның сәнгать шурасы Сталинга һәйкәл куюны раслаган. Утырышта катнашкан 16 экспертның 11е бу карарны хуплаган. Һәйкәлне күп кеше йөри торган җәмәгать урынында куюны кире какканнар. Сәнгать шурасы рәисе, архитектор Александр Ложкин сүзләренчә, бу карар турында: «теләгәннәр аның һәйкәленә килеп чәчәк сала ала, шул ук вакытта Сталинны тиран дип санаучыларның хисләре дә мыскыл ителми», – дип аңлата.

Новосибирскида бер сайтта Сталин һәйкәленә каршы урнаштырылган петиция 11 меңнән артык имза җыйган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading