16+

Ноябрь нинди булачак?

Россия территориясенең күпчелек өлешендә ноябрь ае җылы булыр дип көтелә. Гидрометеоүзәк фаразында шул хакта хәбәр ителә.

Россия территориясенең күпчелек өлешендә ноябрь ае җылы булыр дип көтелә. Гидрометеоүзәк фаразында шул хакта хәбәр ителә.

Синоптиклар мәгълүматы буенча, Россиянең Европа өлешендә айлык уртача температура уртача күпьеллык күрсәткечләрдән бер-ике градуска югарырак булачак, ул Коми, Якутия республикалары, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Красноярск краеның төньягында аеруча югары булыр дип көтелә. Калмыкия Республикасы, Әстерхан өлкәсе, Краснодар крае һәм Төньяк Кавказ федераль округында исә нормага якын булачак.

«Урал федераль округы, Таймыр, Якутия, Байкал аръягы өлкәсен, Амур, Магадан өлкәләре, Хабаровск крае һәм Чукотка автономияле округында айлык температура уртача күпьеллык күрсәткечләрдән бер-ике градуска югары, калган территориядә нормага якын булыр дип көтелә», — ди синоптиклар.

Россия территориясенең күпчелек өлешендә айлык явым-төшем күләме — уртача күпьеллык дәрәҗәгә якын, ә Саратов һәм Оренбург өлкәләре, Көньяк федераль округы һәм Ставрополь краенда исә нормадан түбән булачак, диелә хәбәрдә.

Себернең көньяк-көнбатышында, Таймыр, Иркутск өлкәсе, Бурятия, Байкал аръягы өлкәсе һәм Хабаровск краеның төньягында, Камчатка краеның көньягында ул уртача күпьеллык дәрәҗәдән югары булыр дип көтелә. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading