16+

Ноябрьнең беренче атнасында өч көн ял көтә

Ноябрьнең беренче атнасында Россия халкын өч ял көне көтә. Бу хакта Татар-информ Россия хезмәт һәм мәшгульлек буенча (Роструд) федераль хезмәтнең матбугат үзәгенә сылтама белән хәбәр итә.

"4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Шунлыктан быел 4 ноябрь шимбә - ял көненә туры килә һәм якындагы эш көне булган дүшәмбегә күчерелә. Шулай итеп, 6 ноябрь дә ял көне булачак. Ә 3 ноябрь - җомгада эш көне бер сәгатькә кыскара", - дип җиткергән Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте башлыгы урынбасары Иван Шкловец.

Нәтиҗәдә, ноябрьнең беренче атнасында Россия халкын 4, 5 һәм 6 ноябрьдә өч ял көне көтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading