Бу якшәмбедә, 20 март көнне, сәгать 10.00дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданчыкта Нәүрүз бәйрәм ителәчәк. Чараны Татарстнның Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясы һәм Дуслык йорты оештыра. 2014 елдан алып, Нәүрүз, Май чабу бәйрәме кебек үк, республикакүләм дәрәҗәдә билгеләп үтелә.
Скопировать ссылку

Кунаклар өчен Татарстан халыклары ассамблеясына кергән милли-мәдәни автономияләр зур концерт программасы әзерли. Театр каршындагы мәйданда чатырлар корып, һәр төрки халыкның милли үзенчәлекләрен истә тотып, аларны бизәячәкләр. Шунда ук Нәүрүздә катнашучылар милли ризыкларыннан авыз итү мөмкинлеге була.
Комментарийлар