16+

Нәүрүз дуслык бәйрәменә әверелде

Казанда Нәүрүз бәйрәме быел да киң колач белән үтте. Бәйрәмдә ике меңнән артык кеше катнашты. Килгән кунаклар әзәрбайҗан, казах, үзбәк, таҗик, башкорт, төрек, төрекмән һәм әфган җыр-биюләре, милли уеннарын тамаша кылды, аларның милли ризыкларыннан авыз итте.

Төрки халыклар үз мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен чагылдырган йорт әзерләгәннәр. Һәр халык вәкиле йорт янына килгән кунакларны үз халкының тарихы, мәдәнияте белән таныштырды.
Чарага Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килгән иде. Ул үзенең чыгышында Нәүрүз бәйрәменең дуслык бәйрәме булуын билгеләп үтте.
– Нәүрүз – төрки халыкларның мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыра торган дуслык бәйрәме. Һәр халыкның ашлары, киемнәре, традицияләре, гореф-гадәтләре – һәммәсе дә иң яхшылардан. Һәм бүген без моны күрә алабыз. Нәүрүз – күпмилләтле республикабызның мәдәни муенсасындагы чын энҗе бөртеге, – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading