16+

«НӘҮРҮЗ» фестивале башланды

Кичә Казанда "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале башланып китте. Театр сәхнәләре спектакльләргә әзерләнде, кайбер театрлар инде спектакльләрен тәкъдим итәргә дә өлгерде.

«НӘҮРҮЗ» фестивале башланды

Кичә Казанда "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале башланып китте. Театр сәхнәләре спектакльләргә әзерләнде, кайбер театрлар инде спектакльләрен тәкъдим итәргә дә өлгерде.

Фестивальнең матбугат үзәгендә Кыргызстан, Таджикстан, Тыва һәм Хакасия театрлары вәкилләре катнашында матбугат конференциясе үтте. Чарада А.М.Топанова исемендәге Хакас милли драма театрының баш режиссеры Марас Чебодаев, Бакен Кыдыкеев исемендәге Кыргыз Дәүләт яшь тамашачылар театры сәнгать җитәкчесе  Эльвира Ибраһимова, Тыва Республикасының В.Кок-Оола исемендәге милли музыкаль-драма театры директоры Станислав Ириль катнашты.

Хакас театрының «Карт һәм диңгез» спектакле Камал театрының зур сәхнәсендә күрсәтелә. Режиссер Марас Чебодаев спектакльдәге берничә кызыклы деталь белән бүлеште.

«Миңа еш кына балыкны ничек сәхнәләштерүем хакында сорау бирәләр. Мин аның пластиктан эшләнүен теләмәдем, - дип сөйләде режиссер. - Ул малай ясаган рәсемнәрдән барлыкка килә. Тамашачылар балыкны ком анимациясе форматында күрәчәк».

Спектакльнең куелу тарихына килгәндә, режиссер пьесаны күптән спектакльләрдә катнашмаган бер артист өчен махсус сайлап алган. Элек Хакасиядә эре балыклар булган, безнең геройның аларны чынлыкта та тотканы бар, - дип сөйли режиссер, - шуңа аның өчен елгада кармак җебе өзелеп калу һәм балык тоту белән бәйле башка кыенлыклар яхшы таныш.

Кыргыз яшь тамашачылар театры сәнгать җитәкчесе Эльвира Ибраһимова сүзләре буенча, "Ташкын" мәсәле соңгы ун елда бик популяр әсәр. Аны Үзбәкстанда, Казахстанда һәм башка илләрдә куйганнар. Төрек драматургы Т. Джюдженоглу әлеге әсәре буенча спектакль Татарстанның Минзәлә театрында да куелган иде. 

«Шунысы яхшы - әлеге пьесаны теләсә-кайсы илдә куярга мөмкин. Аның төп идеясы - үз куркуларыңны җиңәргә тырышу һәм кешеләрне тере килеш күмелүгә китергән законнар белән килешмәү, – ди театрның сәнгать җитәкчесе. – Спектакльдә ахырга кадәр интрига саклана, без серне чишмәскә тырыштык».

Бу вакыйганың ничек тәмамлануын иртәгә үк белергә мөмкин булачак. "Ташкын" спектакле 2июньдә 12.00 сәгатьтә Тинчурин театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

"Нәүрүз" хакындагы фикерләре белән бүлешкәндә Эльвира Ибраһимова инде күп кенә спектакльләргә билетлар сатылып бетүе хакында әйтте. "Бу тамашачының театр сәнгате белән кызыксынуын күрсәтә, "Нәүрүз"нең үз тамашачысы бар," - диде ул.

"Нәүрүз"дә күрсәтеләчәк "Чадаган" музыкаль легендасы хакында Тыва театры директоры Станислав Ириль сөйләде.

«Чадаган - заманында безнең бабалар тарафыннан ясалган иң үзенчәлекле музыка коралларының берсе. Элек шул коралда уйнап сабыйларга бишек җыры җырлаганнар, – дип сөйләде Станислав Идриль. – Бу уен коралы безнең көннәрдә дә кулланыла, аны шул ук материаллардан ясыйлар, ул шундый ук авазлар чыгара». 

Спикер сүзләре буенча бу театрның милли оркестры белән берлектә эшләнгән проект.  Тыва милли уен коралының ничек яңгыравын ишетергә һәм спектакльне күрергә теләсәгез 3 июньдә 19.00 сәгатьтә Камал театрының зур сәхнәсенә рәхим итегез.

чыганак - kamalteatr.ru
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading