16+

«Нәүрүз» форумы ачылды

Башкалабызда IV "Нәүрүз" Халыкара театраль белем бирү форумы башланды. Ул Президент Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате белән ачылды.

«Нәүрүз» форумы ачылды

Башкалабызда IV "Нәүрүз" Халыкара театраль белем бирү форумы башланды. Ул Президент Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате белән ачылды.

Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган ачылу тантанасында Мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев, тәнкыйтьче Нияз Игъламов, Германиядән Юрий Альшиц чыгыш ясады. Форумда Италия, Грузия, Санкт- Петербург, Хакасия һ.б. илләрдән тәнкыйтьчеләр катнаша. Биредә биш спектакль карарга, 31 семинарда һәм треннингларда катнашырга мөмкин булачак. Форум вакытында Камал театрының "Хуҗа Насретдин", "Дон Жуан", "Минем исемем Кызыл" спектакльләрен карарга мөмкин булачак. "Нәүрүз" форумы 13 - 17 июньдә уза. Аның оештыручылары Россия һәм Татарстан Мәдният министрлыклары, Россия һәм Татарстан театрлар берлекләре, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading