16+

Нурлат фермерларына дәүләт ярдәме кирәк

«Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" партия эстафетасы үз эшен дәвам итә. Күптән түгел иҗтимагый кабул итү пункты Нурлат районында булды.

«Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" партия эстафетасы үз эшен дәвам итә. Күптән түгел иҗтимагый кабул итү пункты Нурлат районында булды.

Халык гозерләрен тыңларга Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Айрат Хәйруллин килгән иде.

Халыкны борчыган төп темаларның берсе - шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтү. Нурлатлылар өчен бу чынлап та мөһим мәсьәлә. Чөнки районда шәхси хуҗалык булдырганнар шактый, 4 меңләп сыер асрыйлар, 50 крестьян- фермер хуҗалыгы исәпләнә. Район сөт җитештерү, аны урнаштыру буенча да үзалдына куелган бурычларны үтәп бара. Нурлат районы шәхси хуҗалыкларында тәүлегенә 24,5 тонна сөт савыла. Мал- туар саны да ел саен артып бара. Шәхси хуҗалыклар алга таба да эшләрен уңышлы дәвам итә алсыннар өчен дәүләттән ярдәм булу мөһим. Әлеге өлкәне үстерүгә юнәлтелгән дәүләт программаларының киләсе елларда да эшләвен теләде нурлатлылар. Марат Әхмәтов исә, халыкны тынычландырды.

- Үзегез дә күреп торасыз: республикада авыл хуҗалыгына төрле яклап ярдәм күрсәтелә, бу президентыбыз Рөстәм Миңнехановның позициясе. Ветеринария хезмәте күрсәтү, микрофермаларга ярдәм күрсәтү, савым сыерларын тукландыру өчен бүлеп бирелгән субсидияләр - болар барысы да авыл җирендә хуҗалыкның кече формаларын үстерүгә юнәлтелгән чаралар. Эшне һичшиксез киләсе елларда да дәвам итәчәкбез,- диде Марат Әхмәтов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading