16+

Нурлат районының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вафат

Бүген иртән Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Денис Агеев үлүе турында билгеле булды.

Бүген иртән Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Денис Агеев үлүе турында билгеле булды.

Бу хәбәрне «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгында да расладылар. 

Агеев мәетен кичә кич белән эш урынында тапканнар. Янында пистолет булган.

Хәзерге вакытта Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тикшерү эшләрен башкара. 

Агеев Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеген 2022 елның июнендә җитәкли башлый. Ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Аңа 32 яшь иде.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading