16+

Нурлатта табибларны яңа туган баланың үлемендә гаеплиләр

Нурлат районында бала үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Нурлатта табибларны яңа туган баланың үлемендә гаеплиләр

Нурлат районында бала үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Фаҗига Нурлат районының Түбән Чаллы авылында була. Гыйнвар ахырында, 28е көнне, биредә яшәүче хатын бала таба, ә 17 февральдә, бала тудыру йортыннан өйгә чыкканнан соң, улының сулыш алмавын ачыклый.

Бала үлеп китә. Бу факт буенча суд медицина экспертизасы үткәрелә. Ул яңа туган баланың үлеме - сулыш җитмәү нәтиҗәсендә килеп чыкканын күрсәтә. Әлегә билгесез затларга карата "Вазифаи затның үз һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмичә, саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading