16+

Нурлатта журналистларга һәйкәл урнаштырырга планлаштыралар

Нурлатта барлык чор журналистлары хөрмәтенә стела урнаштырырга планлаштыралар.

Нурлатта барлык чор журналистлары хөрмәтенә стела урнаштырырга планлаштыралар.

Мондый инициатива белән “Нурлат-информ” басмасы җитәкчесе Резеда Гыйнәева чыкты, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин аны хуплады.

Стела район массакүләм мәгълүмат чаралары юбилеена бүләк булачак. 2020 елда үзенең 20 еллыгын Нурлат телевидениесе билгеләп үтәчәк, ә "Дуслык" газетасына 2021 елда 90 яшь тула. Һәйкәлне Сәлимҗанов урамындагы скверда урнаштыру планлаштырыла. Хәзер стела эскизы өстендә эш алып барыла.

Нурлатлылар һәйкәлне рәсмиләштерү идеяләре белән социаль челтәрдәге «Нурлат-информ» битендә, электрон почта аша уртаклаша алалар. redak@list.ru яки телефоннар: 2-40-28 һәм 2-36-13.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading