16+

Нурсолтан Назарбаев коронавирустан терелгән

Үзен яхшы хис итүгә дә карамастан, Казахстанның беренче Президенты үзизоляция режимын үтәвен дәвам итәчәк.

Үзен яхшы хис итүгә дә карамастан, Казахстанның беренче Президенты үзизоляция режимын үтәвен дәвам итәчәк.

Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев яңа төрдәге Covid-19 коронавирусыннан терелгән. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы Казахстанның беренче Президентының матбугат сәркатибе Айдос Укибайга сылтама белән хәбәр итә.

«Миндә яхшы яңалыклар бар. Елбасы (милләт лидеры – Т-и иск.) бүген коронавируска тест узды, ул тискәре нәтиҗә күрсәтте», - дип язган Назарбаевның вәкиле Twitter социаль челтәрендә.

Укибай сүзләренчә, Казахстанның беренче Президенты табиблар киңәше нигезендә «үзизоляция режимын үтәвен дәвам итәчәк, дистанцион рәвештә эшләячәк, аның саф һавада йөрүгә дә вакыты калачак».

Нурсолтан Назарбаевның коронавирус йоктыруы һәм карантинга китүе турында 18 июнь көнне билгеле булган иде.

http://tatar-inform.tatar

Фото: https://www.instagram.com/p/BSQo49kBNon/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading