16+

Әнвәр Нургалиев: "Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз!"

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев әнисендә коронавирусның дөрестән дә табылуын белеп, моңа карата янау сүзләре язган кешеләр җавапка тартылачагын әйтте.

Әнвәр Нургалиев:  "Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз!"

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев әнисендә коронавирусның дөрестән дә табылуын белеп, моңа карата янау сүзләре язган кешеләр җавапка тартылачагын әйтте.

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев әнисендә коронавирусның дөрестән дә табылуын белеп, моңа карата янау сүзләре язган кешеләр җавапка тартылачагын әйтте. Бу хакта ул Инстаграмдагы битендә хәбәр итте.

  • Искәртеп үтик, «Татар-информ» журналистына ул әнисендә коронавирусның табылуын, әмма аның үлеменең сәбәбе ишемия икәнлеген әйткән иде.

«Әмма сорауларым калды: Әнием РКБда дәваланган килеш ничек коронавирусны эләктерә алган? Аерым кешеләрнең, кайбер матбугат чараларының миңа карата яла ягу, эзәрлекләү, мыскыл итүе булды. Россия кануны нигезендә аларга җавап тотарга туры киләчәк. Социаль челтәрләрдә миңа әйтелгән барлык мәсхәрә, янау сүзләрен туплап, ул кешеләрне җаваплылыкка тарттырачакмын», — дип яза Әнвәр Нургалиев.

Җырчы рәсми рәвештә үзе, гаиләсе коронавируска тест тапшыруын әйтте. «Нәтиҗәләре килде: миндә дә, гаиләмдә дә коронавирус юк. «Минем өстемә тәнкыйть, янау сүзләрен яудыра башладылар. Кайбер кешеләр миннән мөртәт, «изгой» ясадылар. Мин газиз кешемне рәтлечә, ул лаек булганча соңгы юлына озата алмадым», — дигән ул.

«Якынча өч ай элек гаиләбезгә зур бәла килеп төште. Әниебез авырып китте. Район хастаханәдә дәвалау уңай нәтиҗәләр бирмәде. Без аны Уфадагы Республика клиник хастаханәгә алып килергә булдык. Салдылар һәм шул көнне әнигә операция ясалды — аның аягын кистеләр. Бер атна узу белән ул инсульт кичерде. Әни бер ай чамасы неврология бүлегендә ятты, аннары аны реабилитация бүлегенә күчерделәр», — ди ул.

Артист әнисе өзелгәндә аның янында булмавын, вафатына кадәр атна-ун көн хастаханәгә бармаганын искәртә. «Әни реанимация бүлегендә иде. Табиблар безгә әнинең коронавируслы була алганы турында әйтмәде. Моны дәлилләгән анализлар да юк иде. Бишенче апрель әнинең йөрәге туктады. Кичерә алмаслык кайгы. Әмма әнине ярып караганнан соң аның коронавирус белән дә чирләгәне ачыкланды», — дигән ул.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Анвар, без барында ишеттек. Мин узем бер 15 жирдэн укыдым инде бу хакта. Бэлкем житэр инде гел шул хакта сэйлэргэ. Сезне акылы булган бер кеше дэ гаеплм алмый, эниегезне бигрэктэ. Эгэр биоматериалдан короновирус табылган икэн, медиклар бу фактны яшерэ алмый, сезгэ эйтмичэ бигрэктэ. Кеше коронавирустан улми, э осложнениесыннан. Эниегез бу вирусны больница элэктергэн , скорее всего. Бар да ачыкланыр. Димэк башка кешелэр дэ булырга мэмкин вирус йоктырган бу дэваханэдэ. Шуна да барлык саклану чаралары курелгэн.. Илдэ шундый хэл, узегез анлыйсыз! Эниегезнен кунеле тыныч, урыны ожмахта булсын. ? Э сез туктагыз бу турыда сэйлэун. Гаепле кешелэр булса, бирегез судка, бу хакта тоже инстаграмда язарга мэжбури тугел.

    Мөһим

    loading