16+

Нык булыгыз, табиблар!

Игелек эшлә дә – суга сал, ди халык. Әмма кемнеңдер кылган гамәлләре икенче берәүләр өчен үрнәк икән, аларны күрсәтми калу ярамыйдыр. Аеруча да хәзер, дөньяда пандемия барганда.

Нык булыгыз, табиблар!

Игелек эшлә дә – суга сал, ди халык. Әмма кемнеңдер кылган гамәлләре икенче берәүләр өчен үрнәк икән, аларны күрсәтми калу ярамыйдыр. Аеруча да хәзер, дөньяда пандемия барганда.


Кешелек берләшеп, кулга-кул тотынып эшләгәндә генә мондый авыруларны җиңәргә мөмкин. Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр, Мәктәпкәчә яшьтәге тәрбия бирү оешмасы профсоюзы әгъзалары, әти-әниләр бакчаларга балалар аз йөри башлауга да карамастан, эшсез утырмый. Алар хәзерге вакытта табиблар өчен битлекләр тегү белән мәшгуль.


Идел буе районында урнашкан 139нчы номерлы балалар бакчасы мөдире Альбина Гатина сүзләренчә, бер атна эчендә генә дә алар 1360 битлек теккән. Моның өчен матди ярдәм күрсәтүчеләр дә, тукыма, резинкалар алырга булышучылар да табылган.


- Мондый игелекле эштә катнашуыбызга без бик шат. Безгә ярдәм кулы сузучылар да башкаларга ярдәм итү мөмкинлеге тууны сөенеп кабул итте һәм рәхмәтләрен җиткерде. “Кешенең эшләре — аның уйларын чагылдыруның иң яхшы коралы”, дигән бер танылган шәхес. Без дә әлеге битлекләрне Республиканың клиник онкология  диспансеры табибларына тапшырып, аларга ярдәм итә алганыбызга бик шат. Табибларга хәзер аеручаавырга туры килә шул. Нык булсыннар, бирешмәсеннәр иде, - ди Альбина ханым.


Лилия ЛОКМАНОВА.

Фото: http://pixabay.com


Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты (Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең ситуацион үзәге табиблары белән очрашу уңаеннан):
– Хәзерге шартларда кешеләрнең гомерен саклап калу өчен иң яхшы табибларның тырышлыкларын берләштерү аеруча мөһим. Без беренче тапкыр инфекциянең мондый төре белән очраштык, шуңа күрә уртак җайга салынган, ә иң мөһиме – оператив эш безгә вазгыятьне контрольдә тотарга һәм татарстанлыларның сәламәтлеген сакларга ярдәм итәчәк.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading