Футбол буенча 2018 елда узачак Дөнья чемпионаты илчесе җырчы Нюша кичә Казанда Конфедерацияләр кубогы матбугат үзәгендә журналистларның сорауларына җавап бирде.
Форсаттан файдаланып, поп-җырчыдан " Казанда сезгә нәрсә ошый, ә нәрсә ошамый?" - дип сорадым.
- Казанда миңа бар нәрсә дә ошый, һичнинди кимчелекләр күрмим. Шәһәр үсә, матурлана бара.Казанлылар бик ачык йөзле. Республикада җәмгыять үсештә. Татарстан үзенең җәмгыяте, үзенең яшь буын вәкилләре белән хаклы горурлана ала, - диде Нюша.
Нюшаның чынбарлыктагы исем-фамилиясе Анна Шурочкина. Җырчы үзенә йөкләнгән спорт илчесе вазифасына җаваплы каравын, тамашачыларга Футбол буенча дөнья чемпионатын пропагандалавын, дуслыкка чакыруын әйтте.
- Спорт чарасында трибунада Россия Президенты белән бер секторда туры килгән идек. Бөтен тәвәккәллегемне җыеп, Владимир Владимирович Путиннан бергә фоторәсемгә төшәргә сорадым. Владимир Владимирович риза булды, шуңа бик сөендем,-дип, тәэсирләрен яшермәде Нюша.
Җырчы үзе дә спорт белән шөгыльләнә, актив булырга тырыша икән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар