Ел башында җырчы Нюша үзенең Инстаграмында сөйгәне - Казан мэры Метшинның элеккеге ярдәмчесе Игорь Сивов белән ярәшүе турында белдергән иде. «Мин кәләш» дип язган иде ул бәхетле мизгелен тамашачылары белән уртаклашып. Шушы көннәрдә алар туйга әзерләнә башлаган. Нюшаның сүзләренчә, алар туй мәҗлесен зур итеп уздырырга һәм анда журналистларны, фотографларны чакырырга...
Ел башында җырчы Нюша үзенең Инстаграмында сөйгәне - Казан мэры Метшинның элеккеге ярдәмчесе Игорь Сивов белән ярәшүе турында белдергән иде. «Мин кәләш» дип язган иде ул бәхетле мизгелен тамашачылары белән уртаклашып. Шушы көннәрдә алар туйга әзерләнә башлаган. Нюшаның сүзләренчә, алар туй мәҗлесен зур итеп уздырырга һәм анда журналистларны, фотографларны чакырырга уйламый. Бу көнне гаилә белән генә билгеләп үтәргә җыенабыз, бәхет ул тынычлыкны ярата, дигән ул. Ә менә туйның кайсы көнне буласы әлегә билгесез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар