16+

Өч аксель: Камилә Вәлиева - беренче урында!

Бу көннәрдә Канадада фигуралы шуу буенча Гран-при ярышларының II этабы бара.

Бу көннәрдә Канадада фигуралы шуу буенча Гран-при ярышларының II этабы бара.

Бүген хатын-кызлар кыска программаларын күрсәтте. Аның нәтиҗәләре буенча якташыбыз Камилә Вәлиева беренче урынга лаек булды. Беренче өч урында гомумән Россия спортчылары гына. Алар барысы да өчле аксель сикерде. Ә бу элемент өчен иң күп балл куела. Арсеналында өчле аксель булып, аны уңышлы сикергән спортчыларда җиңү шансы да күбрәк. Өч спортчы да аны уңышлы башкарды. Иртәгә кызлар ирекле программа белән чыгыш ясаячак. Камилә Вәлиева анда өчле аксель һәм өч мәртәбә дүртәр тапкыр әйләнеп сикерергә җыена.   
1. Камилә Вәлиева – 84,19 балл.
2. Елизавета Туктамышева – 81,24 балл.
3. Алена Косторная – 75,58 балл.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading