16+

"Өч ай эчендә кеше юк булды"

Резеда Сәлахова тамашачылары һәм язылучыларыннан 33 яшьлек Баһауов Рифат Ренат улына кан тапшыруларын сорап язды. Кызганыч, Рифат вафат булган.

Резеда Сәлахова тамашачылары һәм язылучыларыннан 33 яшьлек Баһауов Рифат Ренат улына кан тапшыруларын сорап язды. Кызганыч, Рифат вафат булган.

Кичә "Матбугат.ру"да К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының актрисасы Резеда Сәләхованың якын танышына ашыгыч ярдәм соравын хәбәр иткән иде.

Актриса тамашачылары һәм язылучыларыннан 33 яшьлек Баһауов Рифат Ренат улына кан тапшыруларын сорап язды. Кызганыч, Рифат вафат булган.

"Рәхмәт, мәгълүмат таратырга ярдәм иткән, Рифат өчен дога кылган, аның өчен кан биргән кешеләргә. Күп яза алмыйм. Бүген кич Рифат вафат булды. Урының җәннәттә булсын, Рифат. Бәхил бул. Үпкәләп китмә.   Рифат Баһауовны соңгы юлга озатырга теләүчеләр игътибарына! Чәршәмбе 19 февраль көнне иртәнге 9да Рифатны туган җире Питрәч районы Күн авылыннан озатабыз", - дип күңелсез хәбәр белән уртаклаша Резеда Сәләхова.

Мәрхүм Рифат Баһауов Резеда Сәләхованың дусты икән. Аппендицитка операция ясаткач, хәле авырлашкан. "Өч ай эчендә кеше юк булды", ди Резеда.

Чыганак: Матбугат.ру

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X