16+

Өч бала анасының барлык акчасын суд приставлары "салдырып алган"

Социаль ипотека программасы буенча фатир алып яшәүче Эльвира Садкинаның исәп-хисап счетларында сакланучы акчаларны приставлар "салдырып алган".

Социаль ипотека программасы буенча фатир алып яшәүче Эльвира Садкинаның исәп-хисап счетларында сакланучы акчаларны приставлар "салдырып алган".

Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе белдерүенчә, Садкинаның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы җыелган. Әмма бурыч әле октябрьдә үк түләнгән һәм приставлар карамагында бурыч булмау турында белешмә булган, ди хатын үзе.

"Узган ел мин авыр хәлдә калдым, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар җыелды. Миңа идарә компаниясеннән эш ачарга мөмкиннәр дип хәбәр иттеләр. Мин акча таптым да, октябрьдә үк түләдем. Ә 9 мартта миңа дәүләт хезмәтләре порталында хәбәр килде, анда миңа карата эш кузгатылган - бурыч аркасында башкару производствосы (исполнительное производство) алып барыла,  диелгән иде".

Эльвира сүзләренчә, эшенең судка җибәрелүе турында хәбәрнамәләр аңа килмәгән. Шуңа күрә башкарма производствоның булуы, ким дигәндә, аны гаҗәпләндергән. 
"Дәүләт хезмәтләрендә хәбәр алган көнне үк мин белешмә алдым.  Киров районы приставларына киттем һәм тиешле документларны бирдем. Алар җитештерү эшен (русча: исполнительное дело) ябарга вәгъдә иттеләр. Ә бүген минем счеттан яшәүгә дә, ипотека өчен түләү өчен тупланган барлык акчамны "салдырып алганнар".

"Әйе, безгә әлеге хатын-кыз мөрәҗәгать итте, бурыч башкарма производство кузгатканчы түләнгән, диде, - дип раслый ТР буенча суд приставлары идарәсендә. - Акчаларны тотып калу турындагы карар банкларга күптән җибәрелгән булуга бәйле рәвештә, акча мәҗбүри тәртиптә кире кайтарылырга тиеш", - дип ышандырды приставлар.
Мондый хәлләрне булдырмау максатларында, алга таба идарәче компания РФ КоАП 17.14 маддәсенең 3 нче бүлеге тарафыннан каралган җаваплылык турында суд приставы тарафыннан кисәтелгән. Моннан тыш, идарәче компанияне турыдан-туры түләү турында үз вакытында хәбәр итү өчен җаваплылык турында кисәттеләр. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading