16+

Өч бала әнисез калды: сатучыны үтереп чыкканнар

Күп кенә авылдашлары өчен Ольга якты һәм игелекле кеше булып мәңгегә хәтерләрендә калачак. 

Күп кенә авылдашлары өчен Ольга якты һәм игелекле кеше булып мәңгегә хәтерләрендә калачак. 

–  Мин Оля белән аның үлеменә ике сәгать кала сөйләштем. Ул сатып алучылар күп булуы, утырып ял итәргә бер генә минут та булмавыннан зарланды...
Юлия Денисова күз яшьләрен тыя алмый. Бурятиянең Иске Онхой авылында килеп чыккан фаҗига аның гаиләсен генә түгел, башка авылдашларын да тетрәндергән. Ул көнне, 31 октябрьдә, Ольга Сергейчева сменага чыккан – ул авылларындагы азык-төлек кибетендә сатучы булып эшләгән. Гәүдәсен дә прилавка артында тапканнар... Ольганың тәнендә пычак белән кадалган яралар күп булган.

– Бөтен җирле халык Оляны белә иде һәм нәкъ менә аның сменасына килергә яраттылар. Ул анда күптәннән эшләгән, – дип сөйли аның туганы Юлия Денисова. Мин соңгы сөйләшүебездә нәрсәдер сизенгән идем булса кирәк... Олядан кинәт кенә: «Бу кибеттә эшләргә ничек куркыныч түгел сиңа? Өйдән дә ерак бит", – дидем. Кибет авыл читендә урнашкан. Икенчедән, анда бик үзенчәлекле контингент кергәли. Ә аларның видеокүзәтү камерасы эшләми иде, каравыл төймәләре дә юк. Ә Оля: «Кемнән куркырга? Бу бит авыл, монда бит барысы да үзебезнеке! Мин килүченең кем икәнлеген һәм ни өчен килгәнен беләм", – диде. Ә берничә сәгатьтән соң миңа апамның үлүе турында хәбәр иттеләр...

Аны кем үтергән? Ни өчен? Әлегә мәгълүмат юк. Килеп чыккан хәл турында рәсми рәвештә тикшерү органнары аңлатма бирми. Авылда исә һөҗүмне сатып алучыларның берсе эшләгән дигән сүзләр йөри. Янәсе, аракы эчәргә акча җитмәгән, ә Ольга бурычка бирүдән баш тарткан. Шуннан соң ул пычак чыгарган... Тик әлегә бу имеш-мимешләр генә. Шунысы билгеле: Ольга «112» гә шалтыратып, булган хәл турында хәбәр итәргә өлгергән, шуннан соң аңын югалткан. Ул ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.

Ольга Сергейчеваның өч баласы калган – ике кызы һәм улы. Аларның берсенә дә 18 яшь юк әле, иң кечесенә бары биш кенә яшь. Әниләре аларны үзе генә тәрбияләгән. 

–  Абый гәүдәсен күрде. Кулы, аягы, күкрәгендә һәм аркасында  яралар бар ди. Күрәсең, каршы торырга яки качарга тырышкандыр. Коточкыч! – ди Юлия. – Оля бит кече кызын да еш кына үзе белән эшкә ала иде. Ә хәзер каникуллар һәм ул аны өлкән балалары белән калдырган. Әгәр боларның барысы да бала күз алдында булган булса!
Хәзер һәлак булучының туганнары опекунлык мәсьәләсен хәл итәчәк. Алар Ольганың балаларын тәрбияләүне үз өсләренә алырга әзер. Шулай ук балаларның әтисе, Ольганың элеккеге ире булуы билгеле. 

(“Комсомольская правда”)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading