16+

Өч баланы бәрдергән кыз авариянең сәбәбен атаган

16 июнь көнне Мәскәүнең көнбатыш районында Мазда автомобиле йөртүчесе 3 баланы бәрдергән.

16 июнь көнне Мәскәүнең көнбатыш районында Мазда автомобиле йөртүчесе 3 баланы бәрдергән.

Мәскәүнең Көнбатыш округында өч баланы бәрдергән "Мазда" автомобиле йөртүчесе юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбен атаган. Бу хакта "МК" яза.

Аварияне китереп чыгарган кыз җәяүлеләр кичүендә кешеләрне күрмәдем, дип белдергән, чөнки машина белән идарә иткән вакытта ул телефон аша сөйләшкән.

"МК"басмасы мәгълүматы буенча, кызның машина йөртү тәҗрибәсе зур түгел. Транспорт чарасының тизлеге кешеләрне бәрдергән вакытта 40-50 км/сәг булган. Машина бәрдергәннән соң балалар юлның төрле өлешенә килеп төшкән, аларның әнисе һәм әбисенә дә зыян килгән, диелә хәбәрдә.

Фото: Мәскәү прокуратурасы 

Юл-транспорт һәлакәте шаһиты әйтүенчә, балаларны ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киткән вакытта яшь автоледи бу вакытта читтә басып торган, кем беләндер телефоннан сөйләшкән.

Әлеге авария нәтиҗәсендә өч бала зыян күргән. Аларның берсе машина бәрдергән вакытта коляскада булган. Алар юлны ике олы кеше белән көйләнмәгән җәяүлеләр кичүе аша үткәннәр. Зыян күргән балалар авыр хәлдә, аларның берсе комада.
"Юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading