16+

Өч баласы белән авариягә эләгә. Бер баласы һәлак булган...

Көндезге унбер тирәсендә Hyundai автомобиле белән йөк машинасы бәрелешә.

Өч баласы белән авариягә эләгә. Бер баласы һәлак булган...

Көндезге унбер тирәсендә Hyundai автомобиле белән йөк машинасы бәрелешә.

Бүген көндез Чаллы янында М7 трассасында коточкыч авария була. Бу турыда Татарстан прокурорның өлкән ярдәмчесе Руслан Галиевка сылтама белән «Татар-информ» хәбәр иткән.

Көндезге унбер тирәсендә Hyundai автомобиле белән йөк машинасы бәрелешә. Җиңел машинада өч бала һәм аларның анасы була. Hyundai каршы як полосага чыга һәм «Валдай» йөк машинасына бәрелә. Авариядә 11 яшьлек малай урында ук үлә. 14 һәм 3,5 яшьлек балалар — малай белән кыз имгәнә, аларны хастаханәгә алып китәләр.

Hyundai белән балаларның анасы идарә иткән. Ул үзе дә имгәнгән. Йөк машинасын йөртүчесе дә зыян күргән. аларны хастаханәгә китергәннәр. Әни кешене реанимациягә салганнар.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, малай травмотология бүлегендә ята — аның умырткалыгы һәм кулбашы сынган. Кыз бала эче авыртуга зарлана, аны табиблар карый, диелә хәбәрдә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading