16+

Өч бертуган юл һәлакәтендә үлгән

Машинада барган 4 яшьлек бала гына исән калган.

Машинада барган 4 яшьлек бала гына исән калган.

Башкортстанда бер гаиләдә берьюлы өч кешене җирләгәннәр. Чиләбе өлкәсендә бик куркыныч юл һәлакәте булган. Кичкә таба трассада барган ВАЗ-2109 машинасы белән «Газель» бәрелешкән. 38 яшьлек ВАЗ машинасын йөртүче белән аның 29 һәм 30 яшьлек ике пассажиры да һәлак булган. Алар барысы да бертуганнар. Авариядә  30 яшьлек пассажирның 4 яшьлек баласы могҗиза белән генә исән калган. Ул Чиләбе хастаханәсендә реанимациядә ята.   
Соңрак билгеле булганча, бертуганнар Башкортстанның Әбҗәлил районыннан. Алар Чиләбегә туганнарына кунакка барган булганнар. Кире кайтканда, юл һәлакәтенә очраганнар. Өч бертуганны туган авылларында җирләгәннәр. Юл һәлакәтенең сәбәбе әлегә тикшерелә, дип яза «КП-Уфа».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading