16+

Өч сабый тумый калган

Аларның әнисен дә коткара алмаганнар.

Аларның әнисен дә коткара алмаганнар.

17 февральдә Башкортстанның Күмертау шәһәре дәваханәсенең хирургия бүлегендә әни булырга җыенган хатын үлгән. Ул өч игезәк бала табарга җыенган булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бу хатынга ЭКО ясаганнар һәм өч эмбрион куйганнар. Алар үсеп киткән, тик йөклелекнең уникенче атнасында проблемалар килеп чыккан, аннары хатынның көмәне төшкән. Мәрхүмәгә 40 яшь булуы билгеле.

Чыганак: "Кызыл таң"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading