Төмән өлкәсеннән килгән Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Ринат Насыйров берничә татар эшмәкәренең Украинадагы кардәшләребезгә ярдәм максатыннан берәр миллион сум акча җибәрергә теләкләре барлыгын җиткерде.
– Украина якларында яшәп ятучы кан кардәшләребез бүген авыр хәлдә. Без үз халкыбызны ярдәмсез калдырырга тиеш түгел. Милли шура җыелышында берничә егетебез: Омскидан Әнвәр Алимбаев, Самарадан Фәхретдин Канюкаев һәм мин аларга берәр миллион сум акча җыеп җибәрергә булдык, – дигән фикер-тәкъдимен җиткерде ул Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында.
Әлеге акчалата ярдәмне тапшыру өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан булышлык күрсәтүен дә сорады Ринат Насыйров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар