16+

Өч тәрбияче балалар бакчасына утлы корал тотып килгән хатынны тоткарлаган

Красноярскта балалар бакчасына коралланып килгән хатынны тоткарлаганнары өчен өч тәрбиячене Владимир Путин «Батырлык өчен» медале белән бүләкләгән. 

Красноярскта балалар бакчасына коралланып килгән хатынны тоткарлаганнары өчен өч тәрбиячене Владимир Путин «Батырлык өчен» медале белән бүләкләгән. 

Физкультура инструкторы полиция килеп җиткәнче җинаятьчене тотып торган, ә тәрбиячеләрнең берсе аның кулыннан мылтыгын тартып алган.

Россия Президенты Владимир Путин Красноярскидагы 31нче балалар бакчасының өч хезмәткәре - физкультура буенча инструктор Наталья Стус һәм тәрбиячеләр Евгения Толстая һәм Ирина Шабанованы «Батырлык өчен» медале белән бүләкләгән. Хезмәткәрләр төшке йокы вакытында балалар бакчасына коралланып килгән хатынны тоткарлаганнар. Указ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыккан. 

Искәртеп үтәбез, 28 мартта 19 яшьлек хатын-кыз балаларның төшке йокысы вакытында Красноярскидагы 31нче балалар бакчасына бала алырга дигән сылтау белән керә. Хезмәткәрләр аның утлы корал тотып кергәнен күреп, аның киенү бүлмәсенә узуын үтенәләр. Биредә тәрбиячеләр җинаятьчеләр аның кулын богаулый. Җинаятьче аларга каршылык күрсәтә һәм шул вакытта корал атып җибәрә, пуля стенага тия. Балалар бакчасында эшләүче физкультура инструкторы җинаятьчене полиция килгәнче тоткарлап тора, ә Ирина Шабанова аның кулыннан мылтыгын тартып ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мескен тагын шул балаларга тотынган инде. Кочсез Суз юк бу мэхлуккэ.

    Мөһим

    loading