16+

Өч яшьлек бала ишек төбендә салкында катып үлгән. Анасы... йоклаган

Әнисе кызының төнлә йөри торган гадәте булуын әйтә. Ләкин авыл халкы бу хатынга ышанмый.

Әнисе кызының төнлә йөри торган гадәте булуын әйтә. Ләкин авыл халкы бу хатынга ышанмый.

4 декабрьдә Чиләбе өлкәсенең Сатка шәһәрендә өч яшьлек бала салкында катып үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига шәхси йортта була. Әни кеше иртән уянып киткәч, өч яшьлек баласының бүлмәдә булмавын абайлап ала. Ул өйалдына чыга һәм сабыйның гәүдәсен таба. Бала өйалдында ята, бу урын җылытылмый. Иртәнгә кадәр салкында калган бала һәлак була. Урынга тикшерүчеләр бара.

Анасы сүзләренчә, йоклар алдыннан ул баласының бүлмәдә булуына инана. Сабый үз караватында ята, ул йоклый. Әни кеше кызының өйалдына ничек чыкканын да, ничек шулай катып үлгәнен дә аңлата алмый.

«Әни кешегә карата „Саксызлык аркасында үлемгә китерү“ маддәсе буенча җинаять эше ачылды», — дип сөйләгән Россия Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Владимир Шишков.

Бала Ангелина исемле. Ул һәлак булган көне өйалдында -15 градуска кадәр суыткан. Кызның ишек какканын беркем дә ишетмәгән. Бала үзе тоткага үрелә алмаган. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Баланың анасы Светлана К. сүзләренчә, ул «кызын йоклаткан, үзләре уникегә кадәр телевизор караган". Аннары йокларга ятканнар. Иртән уянгач, баланы мәетен өйалдыннан тапканнар.

Әнисе кызының төнлә йөри торган гадәте булуын әйтә. Ләкин авыл халкы бу хатынга ышанмый. Салкынга чыккач, «лунатик» та уяныр иде, диләр.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading