16+

Өч яшьлек кызның кем белән яшәячәге әлегә билгесез

 Стәрлетамакта янгында һәлак булган Екатерина Г. белән хушлаштылар. 23 яшьлек яшь хатын төтенгә буылып үлә һәм медикларның бөтен тырышлыгына карамастан, җан бирә. Аның өч яшьлек кызы һәм ире калган, алар булган хәлдән соң һаман да шок хәлендә.

 Стәрлетамакта янгында һәлак булган Екатерина Г. белән хушлаштылар. 23 яшьлек яшь хатын төтенгә буылып үлә һәм медикларның бөтен тырышлыгына карамастан, җан бирә. Аның өч яшьлек кызы һәм ире калган, алар булган хәлдән соң һаман да шок хәлендә.

Өченче апрель көнне социаль челтәрләрдә өч яшьлек кызның югалуы турындагы хәбәр таралды. Кечкенә баланың өйдән ни сәбәпле чыгып китүе турында кызыксына башлагач кына, коточкыч мәгьлүмат билгеле булды. Кызчык яшәгән фатирда янгын чыккан һәм аның әнисе шунда һәлак булган икән.

Фаҗига көндезге икеләр тирәсендә 3 апрель көнне Стәрлетамакта Щербаков урамындагы биш катлы йортта килеп чыккан. Өч яшьлек кызы белән яшь хатын яшәгән фатирдан төтен исе чыгуын күршеләре сизеп алган. Килеп җиткән коткаручылар ишекне ватып кергән, фатир хуҗасы аңсыз килеш идәндә табылган. Яшь хатын төтенгә буылган, ашыгыч рәвештә килеп җиткән медикларның бөтен тырышлыгына карамастан, ул вафат булган.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгынның сәбәбе-ут белән саксыз эш итү. Күршеләре исә сүндерелмәгән тәмәке аркасында ут чыккан, диләр. 

Фатирда ут чыккан вакытта Екатеринаның өч яшьлек кызы өйдә булмаган. Кызның әтисе гаиләсе белән бергә яшәмәгән һәм вахта ысулы буенча башка шәһәрдә эшләгән. Бу хәлне белгәч, ул шунда ук Стерлетамакка кайткан, ләкин кызының кайда икәнлеген ул да белмәгән. Сабыйны эзләүгә волонтерлар һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре җәлеп ителгән. Кичкә таба инде Вика белән бар да тәртиптә булуы ачыклана. Бактың исә, кичтән үк кызны Екатеринаның туганы кунакка алып киткән, ул алардан ерак түгел тулай торакта яши икән. Хәзер бала әтисе ягыннан әбисендә тора һәм әнисен бик нык сагына.

Янгын чыгуның барлык сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклаячак. Һәлак булган хатынның танышлары сөйләвенчә, очраклылыкмы, яки ачы язмышмы, нәкъ менә шушы фатирда Екатеринаның әнисе дә үлгән. Кызга ул вакытта нибары 4 яшь булган.
Екатеринаның дус-ишләре һәм якыннары аны якты һәм шат күңелле кеше буларак телгә алганнар, кызы өчен үлеп китә торган ана иде. дип сөйләгән алар. 
— Бик кызганыч, бигрәк яшь бит әле, яшәргә дә яшәргә иде әле... Кызына саулык, иренә көч һәм сабырлык телим. Кызганыч, әнисез калдылар! - дип сөйләгән гаиләнең танышы Ирина Ю.
- Минем песием- сине шулай атауларын бик ярата идең. Яныңда булмавым өчен гафу ит. Вәгъдә бирәм, мин синең кызың турында һәрвакыт кайгыртырмын. Тынычлан, туганым, - дип язган Екатеринаның дусты Ника Н. 

Чыганак: ufa.kp.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading