16+

Өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә 1 млн сум түләргә тәкъдим иттеләр

Россия Иҗтимагый палатасы өченче һәм аннан соңгы балалар туганда 1 млн. сум күләмендә федераль гаилә капиталын түләргә тәкъдим итте.

Россия Иҗтимагый палатасы өченче һәм аннан соңгы балалар туганда 1 млн. сум күләмендә федераль гаилә капиталын түләргә тәкъдим итте.

Әлеге тәкьдим Россия Дәүләт Советының «Социаль сәясәт» эш төркеме җитәкчесе, Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитинга җибәрелгән. Бу хакта «Известия» басмасына Россия иҗтимагый палатасының профильле комиссиясе башлыгы Сергей Рыбальченко хәбәр иткән.
«Экспертлар бәяләве күрсәткәнчә, әгәр әлеге сумма түләнә калса, ел саен 100 меңнән артык бала туачак», — дигән ул.

Иҗтимагый палатада шулай ук йөкле хатын-кызлар өчен айлык пособие күләмен яшәү минимумына кадәр күтәрергә кирәк, дип саныйлар. Арттырылган түләүләрне өченче яки аннан соңгы балаларын көтүчеләргә, шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк булачак әниләргә бирергә кирәк дип саныйлар. Шул ук вакытта гаиләнең матди хәле исәпкә алынмаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэнмесез мина 34 яшь 13 майда алтынчы баламны таптым ник безгэ юк сон ул акча

    Мөһим

    loading