16+

Очрашып йөргән хатын-кызын кыйнаган көнче ир үлгән

Яңа ел бәйрәме көннәрендә Лениногорскида 34 яшьлек ир көнләшүдән 35 яшьлек очрашып йөргән хатын-кызын кыйнаган.

Яңа ел бәйрәме көннәрендә Лениногорскида 34 яшьлек ир көнләшүдән 35 яшьлек очрашып йөргән хатын-кызын кыйнаган.

Әлеге хәл 1 гыйнвар көнне булган. Ярсыгын ир кыйнап, хатын-кызның баш мие селкенгән һәм талагы өзелгән.

5нче гыйнвар көнне ир кеше инфаркт булып үлеп киткән. Ә зыян күрүче хатын-кыз 8 гыйнвар көнне генә ярдәм сорап хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading