16+

Очсыз да, сыйфатлы да

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә башлады.

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә башлады.

14 гыйнвардан Казандагы җиде мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә башлады. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, алар көн саен эшлиячәк.

Ярминкәдә сөт, ит продукциясе, он, йомырка, шикәр комыннан тыш, яшелчә дә сатыла.

Ярминкә мәйданчыклары Юлиус Фучик урамы 64 нче йорт, Липатов урамы 7 нче йорт, Зәкиев урамы 12 нче йорт, Дементьев урамы 7 нче йорт, Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Батыршин урамы 20 нче йорт, Лаврентьев урамы 10 нчы йорт адреслары буенча эшләячәк. Чатырлы ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен һәр көнне 7.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр сатып алырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading