16+

Өендә ачлыктан һәм салкыннан интегеп үлгән баланың әнисе барысын да алдан планлаштырган булган (ВИДЕО)

3 яшьлек кызын үлем кочагына калдырган Кировта яшәүче Мария Плёнкинаны экспертиза акылга зәгыйфь түгел, ә сәламәт дигән карар чыгарган.

3 яшьлек кызын үлем кочагына калдырган Кировта яшәүче Мария Плёнкинаны экспертиза акылга зәгыйфь түгел, ә сәламәт дигән карар чыгарган.

Баланың мәетен Щорс урамында 20 февраль көнне оныгын туган көне белән котларга килгән әбисе табып ала. Баланың ачлыктан, суга тилмерүдән һәм туңудан үлгәнлеге ачыклана.

21 яшьлек ана баласын ризыксыз һәм сусыз калдырып, торбадагы җылылыкны сүндереп һәм ишеген бикләп, бер атнага өеннән чыгап киткән.

Баласын үлергә дип калдырып чыккан ана кызы туган көнен бәйрәм итеп күңел ачкан, ә сабый әкерен генә интегеп үлгән. Экспертлар ачыклавынча, бала хәтта кер юу порошогына кадәр ашарга тырышып караган.

Социаль челтәрләрдә Мария кызын "фәрештә" һәм "тормышының яктысы" дип атый, тик танышлары аның баласын берничә тапкыр балалар йортына бирергә ниятләве турында әйткән.

Әни кеше психик яктан сәламәт дип табылган. Ул салкын бүлмәдә ач килеш балага исән калу мөмкинлеге юк икәненә төгәл ышанып, бу адымын планлаштырган дип саныйлар.

Хәзер Мариягә 8 елдан 20 елга кадәр төрмә яный.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading