16+

Офтальмолог рекорд куйган: бер эш көнендә 43 микрохирургия операциясе ясаган

Уфа офтальмологы рекорд куйган. Күз авырулары фәнни-тикшерү институты офтальмологы Гөлнара Исрафилова гомумрусия рекордын куйды: табибә Ишембай шәһәрендә күчмә сессия кысаларында бер эш көнендә 43 микрохирургия операциясен башкарды, дип яза «Кызыл таң».

Операция ясатучылар арасында авыр диагнозлы пациентлар – балалар церебраль параличы, аяк парапарезы, тумыштан күрәкарау­чанлыгы 28,0 булган һәм бердәнбер күзе катаракталы пациентлар булган. Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институты офтальмолог­ларының дүрт көн дәвам иткән күчмә сессиясендә барлыгы 120 операция үткәрелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading