16+

Өйләнгәннәр озаграк яши

Росстат мәгълүматлары буенча, илдә ир-атларның уртача гомер озынлыгы 67 ел тәшкил итә.

Росстат мәгълүматлары буенча, илдә ир-атларның уртача гомер озынлыгы 67 ел тәшкил итә.

Өйләнмәгән ирләр, гаилә корганнарга караганда, якты дөньядан иртәрәк китеп бара. Бу хакта Татарстаннның ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъматуллина искәртеп узды.


-    Кызганычка өйләнмәгән ирләр хроник авырулардан ешрак интегә, стресска бирелүчән. Алар өйләнгәннәргә караганда азрак яши, - дип, ул өйләнмәгән көчле затларны үз тормышларын бәхетлерәк, уңайлырак итәргә чакырды.


Барлыгы узган елда Татарстанда 25 меңнән артык пар гаилә корган. Бу сан буенча республика Идел буе федераль округында лидер булып тора. Әмма аннан алдагы ел белән чагыштырганда, өйләнешүчеләр саны кимегән. Бу берникадәр борчу тудыра. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading