16+

Октябрьдә бушлай чәч кистереп, мунча кереп булачак

Мондый мөмкинлек Буа районында яшәүчеләргә тәкъдим ителә.

Мондый мөмкинлек Буа районында яшәүчеләргә тәкъдим ителә.

1-5 октябрь көннәрендә Өлкәннәр көне уңаеннан Буа районында яшәүчеләргә бушлай чәчтарашханәгә бару, ә 3, 4, 10 октябрьдә бушлай мунча керү мөмкинлеге бирелә.

«ЭЗА» һәм «Имидж» салоннары иртәнге сәгать 8дән кичке 6га кадәр кабул итә. Мунчага исә Арефьева урамы, 12 нче йорт адресы буенча шимбә 9:00-19:00, ял көне 10:00-19:00 сәгатьтә барырга мөмкин. 

Өлкәннәрнең үзләре белән паспорт, СНИЛС һәм пенсия таныклыгы яки пенсия билгеләнү турындагы белешмә булырга тиеш.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading