16+

Октябрьдән машинаны эвакуатор алып киткән өчен күбрәк түли башлыйбыз

Татарстанда октябрь аеннан автомобильләрне эвакуацияләгән өчен тарифлар күтәрелә.

Татарстанда октябрь аеннан автомобильләрне эвакуацияләгән өчен тарифлар күтәрелә.

Транспорт чарасын эвакуацияләгән өчен автомобиль хуҗалары 2 мең 934 сум түләячәк, бу элеккеге бәяләрдән 344 сумга диярлек артыграк. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

2019 елда эвакуаторчыларның хезмәте – 3 мең 109, ә 2020 елда 3 мең 221 сумга кадәр артачак.

Шул ук вакытта октябрь аеннан В категориясенә кергән җиңел автомобильне штраф стоянкасында саклаган өчен акчаны азрак алачаклар. Ул сәгатенә 60,9 сумнан 52,46 сумга кадәр кими. 2019 елда исә бәяләр – 55,6, ә 2020 елда 57,6 сумга кадәр күтәрелә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading