16+

Олег Власов: «Безгә һәр сатып алучы кадерле»

“Казан” агросәнәгать паркы ачылганга быел биш ел тула. Шушы биш ел эчендә нинди уңышларга ирешелгән, алда аларны нинди бурычлар көтә, сатып алучылар өчен нинди мөмкинлекләр каралган һәм иң мөһиме авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү системасы ничек каралган?

Олег Власов: «Безгә һәр сатып алучы кадерле»

“Казан” агросәнәгать паркы ачылганга быел биш ел тула. Шушы биш ел эчендә нинди уңышларга ирешелгән, алда аларны нинди бурычлар көтә, сатып алучылар өчен нинди мөмкинлекләр каралган һәм иң мөһиме авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү системасы ничек каралган?

Агросәнәгать паркының генераль директоры Олег Власов журналистларга шул хакта сөйләде.
Спикер үзенең чыгышын саннардан башлады. Шәһәрлеләрнең авыл хуҗалыгы продукциясен күпләп сатучы әлеге сәнәгать паркын яратып өлгерүе дә ул китергән саннарда күренә.
– Бер айга 360 меңләп кеше килә. Эш көннәрендә сатып алучыларның саны 7-8 меңгә җитсә, ял көннәрендә 24 мең кешене кабул итәбез. Узган ел безгә 3 млн нан артык кеше килде, – диде ул.
Агросәнәгать паркында 1200дән артык кешегә эш урыны булдырылган, сәүдә мәйданчыгында 281 резидент эшли. Агропаркның бер еллык товар әйләнеше 1,5 млрд сумга җиткән.


Олег Власов әйтүенчә, агропаркның төп бурычы – авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә ярдәм итү, аларның товарларын сатарга булышу.
– Әлеге уңайдан фермерлар һәм эшмәкәрләр өчен махсус маркетинг сәясәте булдырылды. 2017 ел нәтиҗәләре буенча, республиканың утыздан артык авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче льготалардан файдаланды. Льготалар үз эченә аерым сәүдә урыннарын булдыру, аларга аренда хакын түләүдә, кайбер хезмәтләр өчен ташламаларны ала. Кайбер фермерларның, җитештерү белән шөгыльләнеп, үз продуктларын сатарга вакытлары калмый. Алар өчен “Фермер ишегалды” дигән почмак булдырдык. Анда фермерларның продуктларын сатарга куябыз. Элек безне базар дип тә әйтәләр иде, шул сүзне ишеткәч, авыр була иде. Базарлардан аермалы буларак, сәнәгать паркы сату мәйданчыгы гына түгел, бер түбә астында җитештерү предприятиеләре дә эшләп килә. Үткән елны алар 800 төрдәге 7 мең тоннадан артык продукция әзерләп чыгарды. Алар базасында 300 эш урыны исәпләнә. 18 азык-төлек эшкәртү базасында җитештерелгән продуктлар республика һәм федераль кибетләрдә дә сатыла. Узган елны сыр ясау предприятисе ачылды. Сырның ничек ясалганын сатып алучылар күзәтеп тә тора ала. Итне сатып алучыларга аны шунда ук иттарткычтан чыгартып бирәбез. Шул бер урында пилмән, мантый да ясап бирәбез. Болар барысы да халык өчен эшләнә. Безгә һәр сатып алучы кадерле. Аларга сатыла торган продуктның сыйфатын һәрдаим тикшереп торабыз. Үткән елны гына да ветеринария лабораториясендә шундый 133 мең тикшерү үткәрелде. 16 тонна продукция сыйфатсыз дип табылды. Хезмәткәрләрне дә тикшереп-күзәтеп торабыз. Яшерен сатып алучы да яллаганыбыз бар, – ди Олег Власов.


Көз айларында “Казан” агросәнәгать паркы территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Агропаркның генераль директоры сүзләренчә, Казандагы бөтен ярминкәләрендә тәкъдим ителгән продукциянең 30 проценты  агросәнәгать паркында сатыла. 2017 елда 7 мең тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган.
Журналистларны агропарктагы “Майский” яшелчә сату ноктасында чират зур булуы һәм аның сәгать тугыздан гына эшли башлавы борчый булып чыкты. Аларның сорауларына җавап итеп, Олег Власов бу мәсьәләнең үзен дә борчуын һәм “Майский” хуҗалыгы белән сөйләшүләр алып барылуын әйтте, якын арада хәл ителәчәген җиткерде. Каләм ияләренең агропаркның кереме дә кызыксындырды.
– Соңгы ике елда табышка эшли башладык. Әмма табыш алу безнең үзмаксат түгел, бурычыбыз – авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә булышлык күрсәтү, – диде ул.


Фото: Татар-информ
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading