Өлешчә мобилизация башлангач озак уйлап тормый, Илсур Газимов хәрби комиссариатка барып махсус хәрби операциядә катнашу теләген белдерә.
Скопировать ссылку
Өлешчә мобилизация башлангач озак уйлап тормый, Илсур Газимов хәрби комиссариатка барып махсус хәрби операциядә катнашу теләген белдерә.
Татарстанда өлешчә мобилизация кысаларында 13 депутат чакырылган дип хәбәр иткән идек. Алар арасында Актаныш районыннан Илсур Гизамов та бар. Бу турыда Вконтакте социаль челтәрендә Актаныш_хәбәр төркеме хәбәр итә.
Илсур үзе Иске Кормаш авылыннан. Өлешчә мобилизация башлангач озак уйлап тормый, хәрби комиссариатка барып махсус хәрби операциядә катнашу теләген белдерә.
Күңелендә тынычлык булмагандыр. Контракт нигезендә хәрби хезмәттә булган улы хәрби операция башланган беренче көннән үк иң алгы сафта неонацизм белән көрәшә. “Ул теге яктан, мин бу яктан килеп күрешергә иде инде”, ди Илсур. Элемтәгә кереп, хәл белешеп сөйләшеп тә алдык. Бүгенге көндә Луганск өлкәсендә ул.
Комментарийлар